Җәмгыять
25 март 2023, 04:43

Ни өчен ир-атларның күбесе 65кә дә җитә алмый?

Сәбәбе эчкелек, тәмәке тарту түгел! 

Ни өчен ир-атларның күбесе 65кә дә җитә алмый?Ни өчен ир-атларның күбесе 65кә дә җитә алмый?
Ни өчен ир-атларның күбесе 65кә дә җитә алмый?

Русиядә ир-атларның яртысыннан күбесе 65 яшькә кадәр җитә алмый, дип хәбәр итә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы. Иртә үлүнең төп сәбәбе — хроник стресс. Русиядә ир-атларның 52 проценты 65 яшькә кадәр дә яши алмый, дип хәбәр итте Н.А.Лопаткин исемендәге урология һәм интервенцион радиология фәнни-тикшеренү институты директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча баш белгече Олег Аполихин.

- Ир-атларны тикшергәндә 40 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге барлык ир-атларның да бавырлары "тузган" булуын күрдек. Эндокринологлар, диетологлар белән тикшерә башлагач, без моны алкоголь белән бәйле булмавын күрдек... Бу бары тик хроник стресс, - дигән Аполихин.

Сез ничек уйлыйсыз, дуслар? Нинди сәбәпләр аркасында ир-атларның гомере кыскара? 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас