Җәмгыять
24 март 2023, 16:48

«Йәшлек House» яшьләр киңлегендә

Җиңүчеләр аталачак.

«Йәшлек House» яшьләр киңлегендә«Йәшлек House» яшьләр киңлегендә
«Йәшлек House» яшьләр киңлегендә

Җиңүчеләр аталачак.

 

27 мартта, Халыкара театр көнендә, «Йәшлек House» яшьләр киңлегендә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән уздырыла торган масштаблы проект - «Театраль Идел буе» округ фестивале җиңүчеләре аталачак.

Чарада төбәк этабы финалистлары катнашачак: алар - Белорет шәһәренең «Диалог» халык театр-студиясе һәм Бишбүләк районының «Кулиска» үрнәкле театры.

Туры видеототаштыру барышында Башкортстан Республикасы жюри әгъзалары һәм экспертлар тарафыннан төзелгән катнашучыларның үз рейтингын тәкъдим итәчәк. Шулай ук һәр төбәк тамашачылар һәм катнашучылар өчен фестивальнең иң чагу вакыйгалары турында видеоролик әзерләде.

Әлеге вакыйганың туры эфирын теләгән һәркем «Театраль Идел буе» фестивале сайтында [leech=https://xn--80aagjcbgozdsmdljgyc7qka.xn--p1ai/]https://xn--80aagjcbgozdsmdljgyc7qka.xn--p1ai/[/leech]  һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендә карый алачак.

Әлеге фестиваль ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

 

Фото: culture.bashkortostan.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас