

Табиблар Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәрендә яшәүче ир-атның тын юлыннан... тавыкның умыртка сөяге кисәген алганнар.
Эш болай булган – башта ир хастаханәгә “үпкә ялкынсынуы” дигән диагноз белән эләккән. Әмма тикшерә торгач, аның тын юлында чит әйбер барлыгы ачыкланган. Пациент бер ай элек тамагына сөяк утыруын искә төшергән. Әмма үзе әйтүе буенча, ул моңа әһәмият бирмәгән.
Тын юлында калган сөяк кисәге ялкынсынуга сәбәп булган. Һәм аны баштагы мәлдә пневмония дип кабул итәләр.
Сөяк утырган вакыттан алып берникадәр вакыт үткән бит инде. Шул вакыт эчендә ул йомшак тукымаларга ябышырга өлгергән. Нәтиҗәдә тын юлы ярыгы кимегән. Хәзер, шөкер, сөякне алганнар. Ирнең хәле арулануга табан киткән.
Чыганак: Лента.ру