

Яз – бар табигать йокыдан уянган гаять матур вакыт. Ләкин елның бу мизгеле хәвеф белән яный, бу хакта һич онытырга ярамый...
Сүз, әлбәттә, язгы ташкын турында бара. Быелгы 2023 елның ташкыны ничек килер, ул республика халкына зур проблемалар тудырмасмы, югалтулар китермәсме? Бу мәсьәлә республика җитәкчелеген дә борчый, әлбәттә.
Быелгы ташкын, башка еллар белән чагыштырганда, хәвефсезрәк булачак, дип ышандыра безне Башгидромет хезмәткәрләре, тик кем белә? Табигатьнең үз холкы.
Ташкынның ничек узачагын әлегә әйтү кыенрак. Төгәл фаразлауны синоптиклар 25 мартта гына игълан итәргә җыена. “Шулай да без, хәлләр нинди сценарий белән үзгәреп китсә дә, ташкынга әзер булырга тиеш”,- дип язды үзенең телеграм-каналында БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.
-Безнең республиканың барлык хезмәтлә дә күптән инде әзер. Ташкынны үткәрү буенча каралган чараларга республика казнасыннан 6 миллион сумнан артык акча бүленде. Безнең төп бурыч – барсын да алдан күзаллап эшләү һәм тискәре нәтиҗәләргә китерү мөмкин булган хәлләрне булдырмау,- диде Андрей Назаров. Ул болай дип тә өстәде: яр буйларын ныгыту, елгалар үзәнен чистарту, гидротехник корылмаларны ремонтлау эшләрен республика үткән елда ук башкарган иде инде.
Шулай да, “сакланганны – саклармын” дигән сүзләр дә бар бит әле халыкта. Менә шуны исәпкә алып, ашыгыч хезмәтләр сулыклар белән бәйле хәлләрне даими мониторинглыйлар һәм, әгәр кирәк икән, тиз үк мөһим чаралар күрәләр. Мәсәлән, кайдадыр бозларны шартлату эше башкарыла. Шул ук вакытта 15 меңнән артык кеше, 3 меңнән артык берәмлек техника һәм 173 йөзү чаралары бүгенге көндә тулы әзерлек хәленә китерелгән.
Әйткәндәй, 57 урында автоматик гидромониторинг постлары эшләп утыра, шулай ук, әгәр су басу куркынычы килеп туса, халыкка хәбәр итү системалары әзерлектә тора, эвакуацияләү мохтаҗлыгы килеп туса, кешеләрне вакытлыча яшәү урыннары белән тәэмин итү нокталары да әзер.
“Ташкын чорында су басу куркынычы булган урыннарда яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген барыбыз да яхшы аңлыйбыз, әлбәттә. Минем тагын да бер нәрсә турында әйтәсем килә: зинһар өчен, сак булыгыз һәм мөмкин булган кадәр, сулыкларга чыгарга тырышмагыз. Язгы боз – ул бик мәкерле, үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз,- дип тә өстәде үзенең мөрәҗәгатендә Андрей Назараов.- Шулай ук хәвеф зонасында яшәүчеләргә аерым дәшәм: әгәр дә хәл-вакыйгалар сезнең өчен хәвефлегә әверелә һәм эвакуация кирәклеге аңлашыла икән, каршы килмәгез. Кеше гомере һәм сәламәтлегеннән дә мөһимрәк берни юк.
Синоптиклар быел су басу куркынычының кимрәк булачагын шуның белән аңлата: март аенда җылы көннәр салкыннары белән алмашынып торды, көндезләрен дә артык җылытмый, төнлә туңазыта. Соңгы чорда явым-төшемнәр дә чагыштырмача аз күзәтелә.
Үткән көннәрдә белгечләрнең Борай районында боз шартлатуын хәбәр иттеләр. Чөнки 19 мартка Агыйделнең шул урынындагы су биеклеге дәрәҗәсе 76 см. тәшкил иткән булган, ягъни, 6 см.га күтәрелергә өлгергән. Танып елгасында да суның 23 см.га күтәрелеп, 415 см. тәшкил итүе билгеле булды. Уфа тирәсен суның 7 см.га күтәрелүен хәбәр иттеләр, бу күрсәткеч башка елның март айлары белән чагыштырганда, күбрәк исәпләнә икән.
Ташкынга, “тыныч үтәр әле” дип бик ышанасы килсә дә, алдан ныклап әзерләнүең яхшырак. Синоптиклар, әлбәттә, быел кар әкрен эри, су җиргә сеңә бара дисәләр дә, су басу куркынычы зур булган урыннар шактый шул әле. Мәсәлән, белгечләр Уфадагы шундый урыннарның берсе – Козарез уртавы дип белдерә.
Фото: bashinform.ru