

Бүген Үрмияз авылында Радий Хәбиров Аскын районын 2019 елның февраленнән 2021 елның март аена кадәр җитәкләгән, һәм, кызганычка каршы, авыруы сәбәпле бик иртә үлеп киткән Ришат Дихинның әнисенең хәлен белде. Розалия Нәкыйп кызы белән аралашканда Радий Хәбиров аның сәламәтлеген белеште, көнкүреш хәлләрен, оныклары белән очрашып-күрешеп торуы хакында сорашты.
“Гомер үтү белән сәламәтлек какшый инде, шулай да район хакимиятенә рәхмәт, гел кайгыртып торалар. Күптән түгел генә “Танып” санаториенда ял иттем. Ришатның уллары белән бик еш күрешеп булмый, әлбәттә, алар әниләре белән Уфада яши, шулай да аларның кайтулары минем өчен зур бәхет. Кызым еш кайтып йөри, күршеләрем дә ярдәм итәргә тора. Сезгә дә, Радий Фәрит улы, бик зур рәхмәт, улым турында онытмаганыгыз өчен. Хәлемне белергә дип кайтуыгыз да минем өчен бик шатлыклы хәл”, – дип сөйли Розалия Нәкыйп кызы.
Ришат Дихин 1987 елның 27 июнендә Аскын районының Үрмияз авылында дөньяга килә. Биредә аның балачагы һәм үсмер еллары үтә. 2019 елның февралендә Аскын районы хакимияте башлыгы вазифасына билгеләнә. 2021 елның 27 мартында, 34нче яше белән барганда, коронавирус инфекциясеннән соң өзлегеп, үлә.
Ришат Марат улы Дихинның якташлары сүзләренчә, нинди генә вазифада булса да, еш кына шәхси вакыты белән исәпләшмичә, үзен тулысынча эшкә багышлаган. Нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, ул барын да җентекләп уйлап, намус белән башкарган. Аның хезмәте дә лаеклы бәяләнгән – казанышлары арасында төрле дәрәҗәдәге бүләкләр бар. Ул бик әйбәт әти һәм гаилә башлыгы булган. Хатыны Гөлназ белән алар Назар һәм Рамазан исемле ике ул үстергәннәр.
Чыганак: bashinform.ru