Җәмгыять
24 март 2023, 18:23

Чүп савытында 55 мең акча яткан

Мәктәп балалары табышны әти-әниләренә кайтарып биргән. 

Чүп савытында 55 мең акча ятканЧүп савытында 55 мең акча яткан
Чүп савытында 55 мең акча яткан

Хабаровск краеның Вяземск районында урланган акчаны тапкан укучыларны бүләкләгәннәр. Бу хакта төбәк мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүртенче сыйныф укучылары урамда йөргәндә чүп савытында биш меңлекләр яткан пакет күреп калганнар да, алганнар. Табыш турында кайтып әти-әниләренә сөйләгәннәр. Ә алар полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 55 мең сум акчаның шул тирәдә яшәүче бер хатын-кызныкы булуын ачыклаганнар. Аның туган тиешле кешесе кунакка килгәч урлаган. Әмма соңрак җаваплылыктан куркып, акчаны чүп савытына ташлап киткән.

Акчаны тапкан балаларга полиция Рәхмәт хатлары тапшырган, ә акчасын югалткан хатын аларны кәнфит белән сыйлаган.

Әти-әниләр, акчаны үзләрендә калдырмыйча, балаларына шундый үрнәк күрсәтүе ихтирамга лаек.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас