Җәмгыять
23 Марта 2023, 11:30

Ял көтелә

Апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял булачак.

Ял көтеләЯл көтелә
Ял көтелә

Апрель аенда Башкортстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә. Бу 21 апрельгә, җомгага туры килә торган Ураза бәйрәмен бәйрәм итүгә бәйле, дип хәбәр иттеләр төбәк хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, биш көнлек республика халкы өчен эш атнасы бер көнгә кыскартылачак һәм алар 23 апрельгә кадәр ял итәчәк.

Искәртеп узабыз, дини бәйрәм уңаеннан республика халкын 28 июньдә, чәршәмбе көнне тагы өстәмә ял көтә. Шул вакытта мөселманнар Корбан бәйрәмен үткәрәчәкләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас