

Бүген, 23 мартта, Краснокама районы башлыгы вакытыннан алда эшеннән китте. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Чиновник моны шәхси карары дип атый.
“Мин Краснокама районы хакимияте башлыгы вазифасындагы эшчәнлегемне тәмамладым, бу минем шәхси карарым”, – дип язган Мусин.
Рөстәм Мусинның отставкасын Краснокама советы депутатлары кичә үк кабул иткән. Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп аның урынбасары Алексей Горбачёв билгеләнгән.
Рөстәм Мусин 1965 елда Мишкә районының Иштыбай авылында туган. “Ветеринария” белгечлеге буенча Башкорт авыл хуҗалыгы институтын, БР Башлыгы карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясен тәмамлаган. Тәүге эш урыны – “Мишкә” совхозы. 2009-2015 елларда Нефтекамадагы “Уралагро” компаниясенең җитештерү директоры булып эшләгән. Соңрак Мишкә районын җитәкләгән. 2019 елның маеннан алып бүгенгә кадәр Краснокама районы хакимияте башлыгы булып хезмәт куйды.
Шушы көннәрдә Агыйдел шәһәре мэры Фәнис Гыйльванов та отставкага китте. Шәһәр хакимиятен вакытлыча Караидел районы хакимияте башлыгы урынбасары Денис Ирназаров җитәкләде.
Чыганак: bashinform.ru