Җәмгыять
23 март 2023, 13:08

Мәктәп автобуслары яңара

Федераль казнадан республикага ярдәм күрсәтелә.

Мәктәп автобуслары яңараМәктәп автобуслары яңара
Мәктәп автобуслары яңара

Узган ел Русия мәктәпләре өчен 4 меңнән артык мәктәп автобусы сатып алынган. Бу турыда Русия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хөкүмәтнең еллык отчеты вакытында игълан итте.

Башкортстан бу чорда федераль бюджет исәбенә 101 мәктәп автобусы алган. Автобус паркын яңарту Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча алып барыла.

“ Башкортстанда 40 меңнән артык мәктәп укучысы көн саен автобус белән мәктәпкә бара. Бу юл мөмкин кадәр хәвефсез һәм уңайлы булырга тиеш. Шуңа күрә ел саен республиканың мәктәп машиналары паркы яңа, ышанычлы автобуслар белән тулыландырыла. Машиналар навигация системалары, такографлар, кондиционерлар, өстәмә эчке җылыткычлар белән җиһазландырылган һәм заманча хәвефсезлек таләпләренә туры килә”, - ди Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Моннан тыш, мәктәп автобусларын сатып алу өчен Башкирия бюджетыннан ел саен 110 миллион сум акча бүлеп бирелә. 2022 елда 20 мәктәп автобусы региональ бюджет хисабына сатып алынды.

Элегерәк, Башинформ хәбәр иткәнчә, республика ел саен федераль бюджеттан башка төбәкләр белән чагыштырганда максималь автобуслар ала.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас