

Гражданнар яклавы идарәсе хәбәр иткәнчә, кичә, 21 март кичендә башкалабыз Уфаның Дорофеев, 3/2, Комсомольская, 27/3, Маршал Жуков, 17, Российская, 163а урамнары һәм Октябрь проспекты, 18/3 йортларының өске катларында яшәүчеләр сейсмик күренешләр сизгәннәр. Шунда яшәүчеләр әйтүенчә, аларның өйләрендә җиһазлар күчкән, люстралар селкенгән. Җир тетрәүдән соң да йортлар җимерелү куркынычы зур, шуңа күрә кешеләр коткаручыларны чакырганнар. Бина конструкциясенә зыян килмәгән һәм йорт эчендәге инженерлык челтәрләрендә дә үзгәрешләр юк, дигәннәр.