Җәмгыять
22 март 2023, 07:30

"Почетлы донор"га күпме түлиләр?

Быел аларга түләү артты.

"Почетлы донор"га күпме түлиләр?"Почетлы донор"га күпме түлиләр?
"Почетлы донор"га күпме түлиләр?

     Мин “почетлы донор”.  Безгә елына бер мәртәбә түләү каралган.  Үткән ел ул 15 713,84 сум тәшкил итте. Быел түләү артты дип ишеттек. Күпмегә?

                    Заһир. Уфа шәһәре.

Әйе, Русиянең "почетлы донор”ларына еллык түләү күләме арттырылды.

2023 елда Русиянең почетлы донорлары (шул исәптән СССРның почетлы донорлары да) индексацияләнгән түләүләр алачак – ул  16 578 сум 10 тәшкил итәчәк. Әлеге федераль түләүгә  салым салынмый һәм ул елына бер тапкыр 1 апрельгә кадәр түләнә.

Исегезгә төшерәбез, "Русиянең Почетлы доноры" исемен алу өчен:

  • 40 тапкыр тулы кан бирү;
  • 60 тапкыр плазма бирү;
  • 25 тапкыр кан + 15 тапкыр плазма бирү кирәк.
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас