

Климат мәгълүматларын анализлау буенча, безне яңгырлы июнь һәм август көтә. Бигрәк тә мондый һава торышы республиканың көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарына кагыла.
Шулай ук синоптиклар температура нормадан югарырак күтәрелү белән эссе августны фаразлый.
Гомумән, апрельдә һаваның уртача тәүлеклек температурасы — 3-6 градус, майда — 11-14 градус, июньдә — 16-19, июльдә — 17-21, августта 15-19 градус җылылык тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Башкортстанда җәй ахырында аномаль һава торышы күзәтелеп, температура берьюлы берничә рекордны узган иде.