Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2023, 00:39

Машинагыз ничә чакрым юл үткән?

Бу закон хупланса, штраф миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. 

Машинагыз ничә чакрым юл үткән?
Машинагыз ничә чакрым юл үткән?

Кулдан машина яки башка төрле техника сатып алганда шуны да истән чыгармаска кирәк - үтелгән чакрымнарны күрсәтә торган прибор кирегә әйләндерелгән булырга мөмкин. Билгеле ки, хуҗа кеше аны отышлы сатып җибәрү өчен шулай эшли. Машина елына карап яңа, әмма инде тузган булырга мөмкин. Кирегә борылган одометр сатып алучының шиген тарата.

«Русия автомобиль дилерлары» ассоциациясе җитәкчелеге мондый алдашу өчен җаваплылык кертергә тәкъдим иткән.

Әлеге вакытта одометрны үзгәрткән өчен штраф юк. Әгәр тәкъдим ителәсе яңа закон хупланса, физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен миллионга кадәр штраф каралачак.

Шул ук вакытта «Альфа-лизинг» компаниясенең хәвефсезлек буенча директор урынбасары Дмитрий Кудрявцев бу гамәл өчен штраф кына җитми дип саный. Аның фикеренчә, бу яклап Германиядән үрнәк алырга кирәк - анда бер елга кадәр төрмә каралган.

Басма билгеләп үткәнчә, одометр күрсәткечләрен үзгәртү күбесенчә кулланылган машиналарга, төгәлрәк әйткәндә, хакы миллион сумга кадәр булган Русия автомобильләренә һәм бик кыйммәт саналмаган чит ил маркаларына кагыла, ә премиум- класс машиналары арасында бу приборны артка тәгәрәтү һәр өченче машинада очрый.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: