

Әтиебез үлеп китте. Нәтиҗә буларак, автомат рәвештә пенсиясе килүдән туктады. Ләкин, ни гаҗәп, "коммуналка" өчен түләүләрдә ул исәпләнә. Ни өчен шулай?
Зиннәтуллин.
- Пенсионерлар исемлегенә ай саен Социаль фонд автомат рәвештә ЗАГСлардан алган мәрхүм булу хәбәрләре нигезендә төзәтмә кертелә. Бу хәл әлеге оешмаларның дәүләт мәгълүмат системалары аша бәйләнеше аркасында мөмкин, - дип аңлата бу уңайдан адвокат Андрей Мисаров. – Ә коммуналь хезмәтләр әлеге оешмаларга тоташтырылмаган. Өстәвенә, ЗАГСлар турындагы закон нигезендә алар ЗАГСлардан мәгълүмат алу хокукына ия түгел. Шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләү ихтыяҗы кешенең фатирда теркәлү факты белән бәйле. Аннары хөкүмәтнең шундый карары да бар – хезмәт күрсәтүче оешмаларга фатирда теркәлгәннәрнең саны турында фатир хуҗасы үзе хәбәр итәргә тиеш. Моның өчен идарә итүче компаниягә, ТСЖга гариза язарга кирәк.