

Казан шәһәрендә эшләүче табиб Русиянең рекордлар китабына кертелгән: Юрий Обрезков “Русиядә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә эшләүче иң өлкән табиб” номинациясендә җиңгән. Сертификатта күрсәтелүенчә, 2019 елда аңа сертификатны тапшырганда 81 яшь 5 ай һәм 13 көн булган.
Быел шушы көннәрдә күренекле табиб таныклык, медаль һәм “Русия рекордлар китабы”ннан билге алган.
Бүген инде аңа 85 яшь. Ул ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасында табиб-психиатр булып 45 ел да 9 ай хезмәт итә. Һәм ул үзен медицинада психиатрия белгече итеп саный.
– Минем әти фельдшер иде, - ди Юрий Николаевич. – 1941 елда фронтка киткәндә миңа: минем эшемне дәвам ит, дип китте. Университет тәмамлаганнан соң мин фельдшер, нарколог булып эшләдем. Үземне мин медицинада психиатрия өлкәсендә ярдәм итү өчен туганмын дип саныйм.
Аның бригадасын пациентлар сирәк көтеп ала. Күп очракта рәхмәт урынына табибларга агрессия белән очрашырга туры килә. Иң авыры – пациентны тынычландыру, ди ул. Кайбер очракта дүрт медикның көче белән генә җиңеп була.
Чыганак;gubdaily.ru