Җәмгыять
22 март 2023, 09:45

Лимит бетереләме?

"Алга" картасы буенча йөрү саны чикләнерме?

"Алга" картасы"Алга" картасы
"Алга" картасы

"Алга" картасы буенча йөрүгә лимит куелуы турында хәбәр таралган иде. Башкортстанның Транспорт министрлыгы транспорт картасы буенча аена 90 сәяхәт чикләү турында мәгълүматны аңлатты.

Ведомство хәбәр иткәнчә, бу хәбәр "Алга" карталарына түгел, ә бердәм социаль юл йөрү билетына (ЕСПБ) кагыла.

«Алга» транспорт картасының шартлары исәп — хисапка күпме акча салынган, шулкадәр йөрергә мөмкин. Социаль карта өчен 90 данә сәяхәт лимиты 1 апрельдән гамәлдә булачак. Бердәм социаль йөрү билеты бәясе элеккечә булачак-аена 600 сум.

Шулай ук Транспорт министрлыгы социаль карта гамәлдә булган маршрутлар санын арттыра. Хәзер гражданнарның ташламалы категорияләре ЕСПБ буенча «Башавтотранс», «Автомиг», «Стәрлетамак троллейбус идарәсе» МУП автобусларында, шулай ук шәһәр электр транспортында, эчке су һәм канат юлында йөри ала. Ләкин тиздән бу исемлеккә тагын бер оператор кертеләчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас