Җәмгыять
20 Марта 2023, 19:50

Айфонсыз яши алырлар микән?

1 апрельдән түрәләргә Американың "Apple" фирмасы чыгарган смартфоннарын куллану тыела. 

Айфонсыз яши алырлар микән?Айфонсыз яши алырлар микән?
Айфонсыз яши алырлар микән?

Русия Президенты хакимияте хезмәткәрләренә 1 апрельдән айфон куллануны тыйганнар. Аларга Американың "Apple" фирмасы чыгарган смартфоннарыннан якын арада котылырга кушылган, дип хәбәр итә "Коммерсант".

Басма материалында Президент хакимияте хезмәткәрләре бу боерыкны инде алган, ә тиздән башка төбәкләрнең җитәкчеләренә дә кушылачак.

Мартта Мәскәү өлкәсендә узган семинар вакытында түрәләргә апрель башыннан алып IPhone кулланырга ярамый башлаячагы турында хәбәр иткәннәр. "iPhone - бетте. Аны ташларга, яки балаларга гына бирергә кала. Март ахырына кадәр бу хәл ителергә тиеш", - дип хәбәр иткән "Коммерсант"ка шушы утырышта булганнарның берсе.

(Айфоннары булмаганнар, бу язмага "лайк" куярга онытмагыз!) 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас