Җәмгыять
20 Марта 2023, 06:30

Язгы бозга ышанма!

Үзебез дә сак булыйк, башкаларны да кисәтик.

Язгы бозга ышанма!Язгы бозга ышанма!
Язгы бозга ышанма!

Табигатьне уятучы, күңелләрне ашкынулы хисләргә чорнаучы  язны барыбыз да көтеп ала. Әмма елның бу фасылы шатлык кына түгел, өстәмә мәшәкатьләр дә, иң аянычы – кайвакыт  кайгы-хәсрәтләр дә алып килергә мөмкин. Юкка гына  “язгы бозга, ястык калынлыгында булса да, ышанма” димиләр шул.

      Елга-күлләр өстендәге боз катламы үзенең ныклыгын югалта бара. Ни аяныч, балыкчылар да, кышын боз өстендәге сукмактан йөрергә күнеккән кешеләр дә язгы бозның никадәр куркыныч тудыруы турында онытып җибәрәләр. Нәтиҗә буларак, боз астына төшеп китү очраклары арта.

                            Кашкадан суында – ир-ат гәүдәсе

    Быел да шундый хәлләр булды. Соңгыларыннан –  дүшәмбе көнне, 13 мартта, Уфаның Кашкадан күлендә 62 яшьлек ир-а, боз астына китеп, чыга алмый үлгән. Башкаланың гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  13 мартта 20.25 сәгатьтә Уфаның дежур диспетчерлык хезмәтенә бер ир-ат шалтыратып, Кашкадан күле тирәли ял итеп йөргән  вакытында суда кеше барлыгын шәйләве турында хәбәр иткән. Гидрокостюмлы коткаручылар суга чумып, тынсыз гәүдәне табып алганнар. Иргә ярдәм күрсәтергә тырышып караганнар, әмма ул бу дөнья белән хушлашырга өлгергән була.

     Бу хәлнең очраклы шаһиты булган берәү фаҗигане видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә куйган. Видеодан күренүенчә, коткаручы-водолазлар ирнең су астыннан табылган, капчыкка салынган гәүдәсен машинага салалар...  Иркәй төнгә каршы күл өстендә нишләп йөргән? Нинди сәбәпләр аны сулыкка алып килгән? Монысын тикшерүчеләр ачыклар.

     Үткән елның ноябрендә, сулыкларда боз ныклап туңып өлгермәгән вакытта,  Федоровка районының Ключевка авылында 8 яшьлек баланың гәүдәсе табылуы турында хәтерлисездер. Малай белән  апасы ярдан 15 метр эчтәрәк боз өстендә уйнаганнар. Кайсыдыр бер мизгелдә, күз ачып йомганчы, боз чатнап, малай салкын суга чумган. Апасының аны коткарырга көче дә, осталыгы да җитмәгәндер инде. Нәтиҗәдә, ул ярдәм сорап әти-әнисенә йөгерә. Тик зурлар килеп җиткәндә соң була инде.

                           “Сез җавапсыз!” диясе килә

   Елга-күлләрдә бозның җитәрлек дәрәҗәдә калын булуына инанмый торып, балык тотарга яисә бозда шуарга ашкынган кешеләргә: “Сез җавапсыз!”  -  диясе килә. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, үткән елның көзендә – кыш әле ныклап башланмаган мәлдә! – берничә көн эчендә су астына китүнең берничә очрагы теркәлгән: Сибайда - Балыкчы йорты күлендә 1958 елгы ир, Дәүләкәндә Дим елгасында ярдан 25 метр эчтәрәк бер ир боз астына киткән. Бәхеткә, соңгысын очраклы кешеләр коткара алганнар.  Белоретта боз астына киткән ВАЗ 2121 автомобилен тапканнар. Ничә көннәр яткандыр ул су астында – билгесез. Водолазлар машинаны тикшергәннәр, эчендә үле гәүдәләр табылмаган.

     Кешеләр генә түгел, этләрнең дә, атларның да боз астына китү очраклары еш күзәтелә. Мәсәлән, шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Мәләвез шәһәрендә яшәүче Рөстәм исемле ир-атның, Мәләвез елгасында боз ватылып, салкын суга чумган этне коткаруын сүрәтләгән видеоролик пәйда булды. “Ничек анда төшкән ул? Муенчагы бармы? Эләктер шуннан! Ипле кылан, үзең төшеп китмә!” – дүрт аяклы дусны бозлы судан коткару операциясен мобиль телефонының камерасына төшереп торучы хатын-кыз тавышы шулай ди. Тагын да бераздан иркәй шыңшыган этне коткаруга ирешә. Тегесе, коткаручыга рәхмәтле карашлар ташлый-ташлый, каядыр ашыгуын белә.

    Этләр дә, атлар да дигәннән,  моннан ике ел элек февраль аенда Иглин районында күпләп ат үрчетүче фермер, кызганычка каршы, шушы көннәрдә мәрхүм булган  Хәсән Сәгыйтҗан улы Идиятуллинның 11 аты боз астына китеп, чак һәлак булмый калуы турында күпләр ишеткән булгандыр. Коткару операциясен үз вакытында башламасалар, малкайларның гомере әзелер иде бит.

     Яз көне боз өстеннән йөрүнең куркыныч булуы турында  һәрберебез истә тотарга тиеш. Әгәр сулык аша чыгарга туры килсә, куелган билгеләргә игътибар итәргә, боз өстенә салынган махсус басмалардан файдаланырга тиешбез. Күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әлбәттә, күңелле, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда бик сак булыгыз!

     Бигрәк тә балалар язын су буйларында уйнарга ярата һәм бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, күл буйларында уйнап, аккан боз  өстенә  дә кереп китәләр.

    Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан әти-әниләр, укытучылар балалар алдында аңлату эшләре алып барырга, язгы бозның никадәр куркыныч булуы турында кисәтеп куярга тиеш.

    Бәхетсезлек очракларын урап узу максатыннан түбәндәге мәгълүматлар белән танышу файдалы булыр. Шулай итеп, әгәр...

              ...язгы суга батучыны күрсәгез:

  • баткан кеше янына бик сак шуышып килегез;
  • “ярдәмгә киләм!” дип кат-кат кычкырыгыз – батучыга сезнең сүзләр көч, өмет өстәр;
  • 3-4 метр кала яныгызда нәрсә бар – билбау, шарф, таяк, такта – шуларны батучыга сузыгыз:
  • Каза күрүчегә кул сузу хәвефле, чөнки батучыга якын килеп, бозга көчәнешне арттырып кына калмыйсыз, үзегез дә бозлы суга төшеп китәргә мөмкинсез;

            Әгәр  боз ватылып, салкын суга чумсаң, нишләргә?

  • паникага бирелмәскә, кычкырып ярдәм чакырырга;
  • чәбәләнмәскә һәм гәүдәнең бар авырлыгы белән боз читенә ятмаска – юка боз ватылачак кына;
  • баш белән су астына китмәс өчен кулларны киң итеп җәяргә тырышырга;
  • терсәкләр белән боз читенә таянып, гәүдәне горизонталь хәлгә китерергә, шулай иткән хәлдә юеш җиңнәр бозга ябышып катар һәм аңны югалткан хәлдә дә су өстендә калырга мөмкинлек бирер;
  • ярдәм көткән вакытта судан үзаллы чыгарга тырышудан туктамагыз: юешләнеп авырайган киемнәрне салырга тырышырга кирәк. Аска табан сөйрәүче киемнәрдән арынсагыз, боз өстенә үрмәләп чыгуы җиңелрәк булыр.
  • Болай итәргә дә була: боз читен кулларыгыз белән вата-вата якындагы ярга таба хәрәкәт итегез. Бозны вата алмый башлауга, кулларыгызны мөмкин кадәр ераграк сузып, боз өстенә ятарга һәм талпынып, чыгарга тырышыгыз. Бу вакытта аякларыгыз белән кискен хәрәкәтләр ясап, гәүдәгезгне горизонталь хәлдә тотарга омтылыгыз;
  • боз өстенә чыккач та, торырга ашыкмагыз, кулларны җәеп, сузылып яткан хәлдә, алга таба шуышыгыз гына;
  • бозның ныгыганын сизгәч кенә, ян-якка борылып, ярга таба тәгәрәп барырга кирәк;
  • ярга чыгуга, хәрәкәтләнүдән туктап калмагыз.

     Бозлы суга баткан кешене коткарган кеше арытабан нишләргә тиеш? Иң беренче чиратта, батучыны җилсез, хәвефсез урынга күчерергә,  кул астында булган коры киемнәр кидерергә  яисә одеялга төрергә онытмагыз. Әгәр ул үз аңында булса, кайнар чәй яисә кофе бирергә киңәш ителә. Аңында булмаса, тиз арада дәваханәгә илтеп җиткерү чарасын күрергә кирәк.           

     Онытмагыз! Бозлы суда өшегән тәнне ышкырга, батучыга спиртлы эчемлекләр бирергә ярамый – болай организмга зыян гына китерергә була.

     Язгы суга чумган кешенең, иң беренче чиратта, тыны кысыла, башны тимер кыршау белән кыскан кебек була, йөрәк тибеше кискен ешая, артериаль кан басымы куркыныч чикләргә кадәр күтәрелә. Күкрәк читлеге һәм корсак  мускуллары рефлектор рәвештә кыскара.

     Балыкчыларга да киңәш бирәсе килә. Алар  үзләре белән 25 метрдан да ким булмаган озынлыктагы ныклы бау алырга һәм ул кирәк вакытта тиз генә кулга алырлык урында торырга тиеш. Алмаш эчке кием алу да комачауламас.

          Бары тик игътибарлы, сак, җаваплы булсак кына язгы сулыкларда бәла-казаларга юлыкмасбыз, гаиләбезгә кайгы-хәсрәт китермәсбез. Күп нәрсә үзебездән тора.

                                                  

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас