

Республика хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов Урал аръягында берничә объектын барып күрде. Аларның төзелеше милли проектлар чыганакларына башкарыла.
Ике көнлек эш сәфәре вакытында ул Баймак һәм Әбҗәлил районнарында булды. Шулай ук Сибайга да барды. Анда “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау”, “Экология” һәм “Демография” милли проектлары ярдәмендә объектлар төзелеше һәм реконструкциясе планлаштырыла.
Мондый объектлар арасында – 1986-1897 елларда төзелгән Темәс тарихи-крайны өйрәнү музее бинасы. Биредә 1919 елның гыйнвар-март айларында тәүге башкорт хөкүмәте әгъзалары эшләгән. Темәс музее реставрациясе узган елның июнендә башланган. 2023 елның декабрендә аны сафка кертү планлаштырыла. Гомум финанслау 51 миллион сумнан арткан, шуларның 35 миллионы – федераль бюджет чыганаклары.
“Реставрация һәм барлык эшләрдән соң Темәс тарихи-крайны өйрәнү музее шактый үзгәрәчәк һәм Баймак районында туризмны үстерү өчен җәлеп итү нокталарының берсе булачак”, – дип ассызыклады Илшат Таҗетдинов.
Соңыннан И. Таҗетдинов Баймакта төзелеп килгән балалар поликлиникасын барып күрде.
Чыганак: bashinform.ru