Җәмгыять
20 март 2023, 12:26

Радий Хәбиров: Теләсә нәрсә уйлап чыгарырга кирәкми

"Әр-Рәхим" мәчете тирәсендәге юк-бар сүзләргә карата шулай ди төбәк Башлыгы. 

Константин Любин.Константин Любин.
Фото:Константин Любин.

ЦУРда атна саен уза торган киңәшмәдә республика Башлыгы “Әр-Рәхим”  мәчете манараларының берсенең гөмбәзе  җимерелеп төшүгә карата үз фикерен  белдерде.

Бу вакыйга тирәсендә ахмак сүзләр күп йөри башлады.  Ислам һәм православие канунннарын аңламаганнар исламда ырым-шырымнарга ышануның гөнаһ икәнен белергә тиеш. Шуңа теләсә нәрсә уйлап чыгарырга кирәкми. Нибары тикшерергә кирәк: теләсә нинди проблеманың  конкрет фамилиясе, званиесе һәм вазифасы бар. Ахмаклык, шундый объектлар төзелешенә карата эшкә җиңел карау дигән нәрсә дә бар”, – диде  Радий Хәбиров.

Республика Башлыгының инвестицион сәясәт һәм инфраструктура проектлары буенча киңәшчесе Ридаль Сәетов гадәттән тыш хәлдән соң  исән калган манараларга төзелеш экспертизасы билгеләнгән, диде. Таләп ителсә, калган өч гөмбәзне ныгытачаклар.  Очып төшкән гөмбәзгә килгәндә, аны тергезү мөмкин түгел икән. Републиканың  Мөселманнар Диния нәзарәте  Волгодонскидагы “Грант” инженер үзәге белән җимерелгән манараның өске конструкциясен ясауга килешү төзегән. Р.Садыйков манара гөмбәзенең җимерелеп төшүнең ихтимал сәбәпләрен атады:

Беренчедән, манара гөмбәзен корганда конструкцияне бозу, икенчедән, тәмамланмаган төзелеш объекты төзелеш нормалары һәм таләпләренә ярашлы  консервланмаган булган”. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас