

2014 ел Мәдәният елы буларак игълан ителеп, бездә әлеге ел уңаеннан “Мәдәни учак” акциясе кысаларында “Өмет” гәзите коллективы белән күркәм очрашу узды.
“Безнең Бадрак авылы халкы үз туган телен яратып, мәдәниятне баетып, гәзит-журналлар укып яши. Укыйлар да, иҗат итүчеләр дә байтак. Ә иҗат иткән кешеләр өчен гәзит-журналлар аеруча кирәк. Авылыбызда матур, сәләтле, өметле, туган телле яшь буын үсеп килә. Безнең шундый эчтәлекле, матур гәзитне чыгаручы хезмәткәрләрнең үзләре белән якыннанрак танышасы килә. Килегез әле безгә кунакка. Безнең сәләтле авылдашларның уңышларын да күреп китәрсез” дигән сүзләр язып, моннан 9 ел элек “Өмет” редакциясенә хат җибәргән идек.
Ниһаять, матур яз аенда кунакларыбыз авылыбызга килеп тә төште. Үзләре белән редакциянең күптәнге дусты, җырчы һәм гармунчы Салават Әхсәновны да иярткәннәр иде. Кунакларны икмәк-тоз белән каршы алдык. Кул эшләре осталарының күргәзмәсен дә оештырдык. Бездә осталар җитәрлек. Альбина Нафыйкова, Римма Әхмәтҗәнова, Нәфисә Хәбибдиярованың иҗат җимешләре күргәзмәне бизәде. Кунаклар клубның икенче катында урнашкан китапханә белән дә танышып чыктылар. Китапханәче Мөнзилә Садыйкова интернет заманы хакимлек итсә дә, һәр укучыны китаплар сайларга, үзара аралашырга, вакытлы матбугат белән танышырга җәлеп итә. Үзебезнең шагыйребез дә бар – Фаек Мөхәммәтҗәнов. Талант иясенең шигырьләрен һәркем яратып укый.
Очрашу вакытында сәхнәдә якташ җырчы-гармунчы Салават Әхсәнов белән бергә авылыбыз талантлары Гөлнара Зарипова, Лида Әхмәтҗәнова, Эльвира Хәсәнова, Лиза Фәттахова, Эльберт Хаҗиев, Резидә Әхмәтшина кебек биюче һәм җырчыларның чыгышларын да зур алкышлар белән каршы алдылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Фәридә Сәгъдиева оештыруында бәйрәм концерты гөрләп узды. Үзем җитәкләгән “Гөрләвекләр” бию ансамблендә шөгыльләнүче егетләр-кызлар да сәләтләрен күрсәтте. Бу көнне алтын туйларын билгеләүче Нәҗметдиновлар һәм Ягәфәровлар да хөрмәтләнде.
“Өмет” гәзите редакторы Рәдис Ногмановның, аның урынбасары Гүзәл Гаянованың ихлас чыгышлары чараны тагы да баетып җибәрде. “Өмет”челәр белән якыннан танышу, аралашу бәхетенә ирешеп, киләчәктә дә гәзит белән дустанә мөнәсәбәтне саклау һәм ныгыту теләге белән таралыштык.
Менә ничә еллар яраткан гәзитебезне алдырабыз, укыйбыз, аннан аерылганыбыз юк. Иҗади коллективка арытаба да илһамланып, чәмләнеп эшләүләрен телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
Гөлнара Сабирова.
Борай районы Зур Бадрак авылы.