Җәмгыять
19 март 2023, 19:14

Мәктәптә янгын чыкса, нишләргә?

Краснокама районының Николо-Березовка авылы мәктәбендә  “Модельләштерү” темасына  дәрес үткән. “Мәгариф” милли проекты максатларына ярашлы интерактив һәм практик дәресне 9 сыйныф укучылары өчен информатика укытучысы Ләйсән Мәрданова һәм  ОБЖ преподавателе  Венер Сибагатов оештырганнар.  Бу дәрес мәктәптәге “Үсеш ноктасы” үзәгендә  “Җәяүлеләрнең  хәвефсез тәртип кагыйдәләре”, “Кешенең урманда булганда хәвефсез тәртип кагыйдәләре” виртуаль чынбарлык шлемы  кулланып үткәрелгән.

Балалар “Мәктәптә янгын”, “Көнкүрештәге янгын” кебек очраклардагы гамәлләр алгоритмын төзегәннәр, аны виртуаль модельдә “кулланып” караганнар. 

Чыганак: krasnokama.bashkortostan.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас