Җәмгыять
19 март 2023, 19:05

Безнең хәрбиләр төнлә диверсион төркемне ачыклаганнар

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле  башкорт батальоны хәрбиләре дошманның ике диверсион төркемен юк иткән. Башкорт батальоннары Телеграм-каналларында язуларынча, сугышчан бурычларны үтәгән вакытта сержант Айтуган Әпсәләмов, өлкән сержант Булат Шәңгәрәев һәм сержант Арслан Аеткулов составындагы төркем төнге күрү приборы ярдәмендә 17 кешелек төркемне ачыклаган. Алар диверсантлар һәм дошманның разведчиклары булып чыккан. Безнең  хәрбиләр рота командирына дошманның якынлашуын  хәбәр иткән һәм команда буенча диверсантларга ут ачкан.

Моннан тыш, бераздан Арслан Аеткулов катнашлыгында  дошманның 8 кешедән торган тагын бер диверсион-разведка төркемен юк иткәннәр.

Узган елның 24 февралендә Владимир Путин  Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте.  Анда безнең республикадан Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге ирекле батальоннар да катнаша.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас