+21 °С
Облачно


Атна саен уза торган оператив киңәшмәдә республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны туган көне белән котлап, аңа уңышлар теләде һәм чәчәкләр бәйләме бүләк итте.
"Уртак эшебез өчен барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Туган көнемне сезнең белән каршылау күңелгә рәхәтлек өсти. Былтыр туган көнемне безнең зур булмаган төркем белән Донецк халык республикасында каршылаган идем. Минем өчен бу бик мөһим булды. Команда эше өчен барыгызга да рәхмәт!" - диде Радий Хәбиров.