Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март , 19:39

Сокланып туймаслык кызларыбыз бар

Кызларыбыз “Салават Юлаев” егетләренең борынына чирттеләр.

Сокланып туймаслык кызларыбыз бар
Сокланып туймаслык кызларыбыз бар

Башкортстанның "Агыйдел" хатын – кызлар хоккей клубы Түбән Новгородның "Торпедо" командасын җиңеп плей-офф финалына үтте. Спортчыларыбыз көндәшләрен 1: 0 исәбе белән җиңде һәм финалга чыкты.

Командабызның һөҗүмчесе Ольга Сосина бишенче минутта бердәнбер гол кертеп безнең өчен җиңү яулады.

“Агыйдел” плей-офф финалында Красноярсктан "Бирюса" яки Санкт-Петербургның "Динамо-" командасы белән очрашачак.

Кызларыбызга уңышлар телик. Әйткәндәй, “Агыйдел” командасы өч тапкыр Русия чемпионы.

Чыганак: Башинформ

Фото: Агыйдел хоккей клубы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас в