Башкортстанда шул исемдәге чара старт алды.
Бүген, 18 мартта, илебездә Кырым белән кушылу көне билгеләнә. Шушы ук көнне “Кырым тарихлары” дип аталган акциягә старт бирелде.
18 марттан 2 апрельгә кадәр укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен өч юнәлештә күрсәтә алачак: Кырымның истәлекле урыннарында булганда алган тәэсоратлары турында хикәяләр яза, ярымутрау турында шигырьләр сөйли һәм Кырым пейзажлары сурәтләнгән рәсемнәр төшереп, акциядә катнаша алачак.
Эшләрне “ВКонтакте” социаль челтәрендә #крымкдш хештегы белән бастырырга мөмкин. Жюри иң яхшы 30 эшне сайлап алачак, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Фото: mgazeta.com