Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2023, 23:14

Хәтерләү олы савап

Гөлҗиһан Яһүдинаның тууына – 85 ел.

Хәтерләү олы савап
Хәтерләү олы савап

Гөлҗиһан Яһүдинаның тууына – 85 ел.

 

17 март көнне, җомга намазыннан соң, "Ихлас" мәчетенең кунак залында "Сәхибҗамал" һәм Мөслимәләр оешмасы белән берлектә күренекле җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Яһүдинаның тууына 85 ел тулуына багышланган хәтер кичәсе үтте.

 "Ихлас" мәчетенең имам-хатибы Альфред Дәүләтшин хәзрәтләре тарафыннан укылган изге догалар белән башланган хәтер кичәсен Гөлҗиһан апаның васыятенә тугры булып, ул нигез салган төбәк оешмасы "Сәхибҗамал"ны озак еллар җитәкләгән Динә Гәйнелбаян кызы олы хөрмәт белән дулкынландыргыч мизгелләрне искә ала-ала мәҗлесне бәсле итеп алып барды. Гомере буе халкына нур өләшеп яшәгән, заманыбызның йөзек кашына әйләнгән милләтебезнең бик күп сөйкемле затларына остаз булган Гөлҗиһан Җәләлетдин кызының кордашлары, чордашлары тарафыннан якты истәлекләр барланды, изге гамәлләренә рәхмәтләр укылды бу кичәдә.

 Олуг шәхесләребез Мөхәммәт Гәлләм хәзрәтләре, Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма абыстай Фәткуллина, Башкортстан хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова, замандашы, иҗтимагый хәрәкәт ветераны Зөһрә Варис кызының хәтерләүләре, оешма җитәкчесе Флүсә Назаргулованың, мәрхүмәнең кызы Галия Миргалиеваның ихласлык белән әйтелгән рәхмәт сүзләре кичәгә савап өстәде.

Быел 31 гыйнварда Гөлҗиһан Җәләлетдин кызының якты дөньядан китүенә 10 ел тулган көннәрдә "Сәхибҗамал" оешмасында аның юлын дәвам итүчеләр һәм Мөслимәләр берләшмәсе әгьзалары мәрхүмә рухына Корьән хәтем кылган иде. Гомере буе изге гамәлләре белән халкына хезмәт иткән, дини җанлы, иман нурлы Гөлҗиһан Җәләлетдин кызының рухына багышланган Корьән хәтемгә Башкортстан мөслимәләр оешмасы рәисе Розалия Идрис кызы Халикова укыган дога белән хәтер кичәсе тәмамланды.
Хәтер кичәсендә Милләтләр дуслыгы йорты белгече Римма Айрат кызы да катнашты. Ул әле үз урынында күптән түгел генә эшли. Шулай булса да, Динә Гайнелбаян кызы Морзакаеваның эзләнүле тарихи биографик елъязмасын укып белешмә алган һәм оешмабызның эшләре белән дә кызыксынып баруын әйтте.
Белүегезчә, Гөлҗиһан апаның да иҗтимагый эшчәнлеге шушы Дуслык йорты белән бәйле бит.

Рухи нурга "Сәхибҗамал"
Коенды шулай кабат,
Җиһан нуры Гөлҗиһанны
Хәтерләү олы савап.

 

Флүсә Назаргулова, "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы рәисе.

 

Читайте нас: