

Соңгы вакытта үзләрендә утлы яисә башка төр корал булдырырга теләүче кешеләр саны арта. Корал сатып алырга теләүчеләргә карата таләпләр катгыйланса да, аны явыз нияттә кулланучылар саны кимеми. Безнең илдә “Корал турында”гы Федераль Закон иң еш үзгәреп торучы һәм өстәмәләр кертелүче законнарның берсе. Яңа Русиядә беренче тапкыр ул 1996 елның 13 декабрендә дөнья күрә. Законның җитешсезлекләре күренеп һәм аңлашылып торса да, озак еллар дәвамында ул үзгәрешсез кала килде.
Көнбатыш фильмнарындагы атыш-үтерешләрне карап аңнары томаланган яшьләр саны арта башлагач, Хөкүмәт һәм хокук саклау органнары, хәтта гади гражданнар законны кырыслату кирәклеге турында таләп итә. Чөнки төрле төбәкләрдә, аеруча уку йортларында ату-үтерешләр башланды. Бу илебездәге иң зур һәм куркыныч проблемаларның берсенә әйләнде. Яшьләрдә, хәтта үсмерләрдә пневматик корал алып атышу, янау кебек күренешләр тискәре бер модага әверелә башлады. Чөнки бу төр коралны сатып алуга бернинди җитди таләпләр һәм яшь чикләүләре дә юк иде. Безнең республика парламенты, илдә беренчеләрдән булып, законга үзгәрешләр кертүне күтәреп чыкты. Дәүләт җыелышы –Корылтайның закон проектлары Дәүләт Думасына әзерләп тапшырылды. Анда сүз 18 яше тулмаган гражданнарга пневматик корал сатуны тыю хакында бара иде. Мондый корал эчкече һәм наркоманнар, психик авыру кешеләр кулына да эләгергә тиеш түгел. Аны ирекле сату гражданнар гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф белән яный. Ул эш өчен кирәк кешеләргә генә сатылырга тиеш. Мәсәлән, сунарчыларга, спортчыларга, спорт-техник оешмаларга, ату тирларына”, – дип үз карашын белдергән иде республика парламенты спикеры Константин Толкачев. Әлеге закон 2019 елның 15 гыйнварыннан тулысы белән үз көченә керде. Ул вакытта канун корал сату, аны саклау һәм куллану буенча бик зур таләпләр куйды. Бу закон проектын әзерләгән вакытта илдә корал сатуны бөтенләй тыярга кирәк дигән тәкъдимнәр дә бик күп яңгырады. Әмма алар, корал куллануның төп сәбәбен онытып җибәрәләр булса кирәк. Корал тик торганнан беркайчан да үзеннән-үзе атмый. Аның дуамал, психик яктан тотрыксыз кешеләр кулына эләгүе иң зур бәла булып тора. Ату коралы андый вәхшиләр кулына эләкмәсен өчен, тәү чиратта, ныклы медицина тикшерүе үткәрергә кирәк. Югыйсә медицина тикшерүе түләүлегә әйләнеп беткәч, күп җирдә ул формаль рәвештә генә үткәрелә башлады.
Дәүләт Думасының экология һәм тирә-як мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Валуев берничә ел буена бу мәсьәләне күтәреп килде.
– Корал сатып алуга лицензия бирүне күпкә катгыйлатырга кирәк иде. Яңа законда да бу өлкәгә тиешле игътибар бирелмәде. Димәк, кайбер депутатлар да бу мәсьәләнең җитдилеген аңлап бетермиләр. “Аучы таныклыгы” бирүгә күп җирдә бик җиңел карыйлар. Мәсәлән, водитель таныклыгы алыр өчен кимендә 2-3 ай укырга һәм күп төр имтихан тапшырырга кирәк. Ә аучы таныклыгын алганда ник шулай эшләнми? Нәтиҗәдә, лицензиясе була торып та корал белән ничек эш итәргә белмәгән кешеләр саны арта. Соңгы елларда, аеруча яшьләр арасында, психик яктан тотрыксыз кешеләр арта. Иртәме-соңмы, медицина тикшерүен, катгыйлатырга кирәклеге проблемасына әйләнеп катъгыйлатырга туры киләчәк. Бу законда ук бу мәсьәләне җентекләп тикшереп, таләпләрне кырыслатырга кирәк иде, – диде депутат.
Депутат сүзләренең дөреслеген тормыш һәм ачы хакыйкать үзе раслады. 2021 елның май аенда Казан шәһәрендәге атыштан соң, Русия Президенты Владимир Путин теләсә нинди коралга ия булу кагыйдәләрен катгыйлатырга боерды. 2022 елның 1 мартыннан корал сатып алырга теләүчеләр медицина тикшерүен бары тик дәүләт медицина учреждениеләрендә генә үтәргә тиеш дигән карар гамәлгә керде. 2022 елның июнь аенда Владимир Путин коралны 21 яше тулган һәм медицина чикләүләре булмаган кешеләргә генә сатарга ярый дигән законга кул куйды. Аңа кадәр лицензия 18 яшьтән бирелә иде. Яңа таләпләр белән медицина тикшерүен 5 ел саен үтеп торырга кирәк булачак. Кешенең психик хәле яисә күз күрүчәнлеге начарайса, корал тартып алыначак.
Әйткәнемчә, узган елның 1 мартыннан водитель таныклыгы һәм коралга лицензия алу өчен медицина тикшерүен дәүләт медицина учреждениеләрендә генә үтәргә була. Бу Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм мәгълүмат системасын булдыру өчен кирәк иде. Бер ел эчендә әлеге мәгълүмат системасы
тупланган һәм быел 1 марттан ЮХХДИ инспекторлары теләсә кайсы водительнең сәламәтлеге торышын әлеге система аша белеп торачак. Сәламәтлек буенча чикләүләр булса, водитель таныклыгы гамәлдән чыгарылачак. Корал алырга теләүчеләрне дә шушы язмыш көтә. Росгвардия яисә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре шушы ук мәгълүмат системасына кереп, нинди дә булса коралга ия булган кешенең сәламәтлеген тикшерә алачак. Чикләүләр яисә сәламәтлек буенча тайпылышлар булса, аучы таныклыгы, лицензия һәм корал тартып алыначак.
Статистикага күз салсак, бүгенге көндә Русиядә 5 миллионлап кешедә 7 миллион 120 мең корал теркәлгән. Теркәлмәгәне 3 миллионлап дигән фаразлар бар. Аның янына 1 миллион 470 мең пневматик коралны да өстәргә кирәк. Кайбер Европа илләренең армиясендә дә бу кадәр корал юк. Нигә кораллана соң халык? Кайбер белгечләр моны күп елларга сузылган кризис, халыкның түләү сәләте кимү, милеккә кул салырга теләүчеләрнең саны арту һәм даими стресс дәрәҗәсендә яшәү рәвеше белән бәйләп аңлаталар. Кулдагы 7 миллионнан артык коралның ел саен 600 дән артыгы явыз нияттә кулланыла. Корал куллану юлларда водительләр арасында килеп туган низагларда, йорттагы ызгышулар вакытында, исерек төркемнәр сугышканда, кешене талау нияте белән янаган очраклар арткан.
Яшьләр чын хәрби пистолетка охшатып эшләгән травматик коралга өстенлек бирә. Аның хәзер ниндие генә юк? Аларны хәрби коралдан бары бу өлкәдә хезмәт салучылар гына аера ала. Җәрәхәт салу өчен генә дип җитештерсәләр дә, аларның үлем очрагына китерүен дәлилләгән мисаллар дистәләрчә. Аннары, аларның төзелешенә берникадәр үзгәрешләр керткәннән соң, хәрби пулялар белән атуга көйләнгән очраклар ешайды. Алай гына да түгел, моны табышлы кәсепкә әйләндергән җинаятьче төркемнәр барлыкка килде. Мисал өчен, 2022 елның ноябрь-декабрь айларында Федераль иминлек хезмәте Русиянең 38 төбәгендә законсыз корал ясаучы җинаятьчел төркемнәрне ачыклау буенча массакүләм рейдлар үткәргән. 2023 елның 31 гыйнварында аның нәтиҗәләре игълан ителде. Бу рейдлар вакытында 93 кешедән торган легаль булмаган корал җитештерүче һәм сатучы 40 җинаятьчел төркемнең эшчәнлегенә чик куелган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Бәйрәм алдыннан, ягъни 7 март көнне, тагын 34 төбәктә 59 җинаятьчел төркемнең кулга алынуы хакында хәбәр ителде. Алардан 10 пулемет, 26 автомат, 17 пистолет-пулемет, 106 пистолет һәм револьвер, 11 гранатомет, 89 граната, 316 детонатор, 160 кг тротил, 40600 патрон тартып алынган. Мондый вәзгыятьтә корал әйләнешен контрольдә тоту өчен тагын да кырысрак законнар кирәклеге көн кебек ачык.
2023 елның 29 мартыннан “Корал турында”гы законның өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелгән варианты үз көченә керәчәк. Яңартылган закон буенча беренче тапкыр корал алырга теләгән гражданнарны алдан ук җитди тикшерү көтә. Аның буенча кешенең сәламәтлеге генә түгел, “гражданнарның хокуклары һәм ирекләрен бозу куркынычы, дәүләт яисә җәмәгать хәвефсезлегенә янау мөмкинлеге” тикшереләчәк. Тикшерү эчке эшләр органнары һәм Федераль иминлек хезмәте тарафыннан “оператив-эзләү бүлекләре” катнашлыгында үткәреләчәк. Кеше нинди дә булса хокук бозуда шикләнелсә, лицензия бирелмәячәк һәм корал сатылмаячак.
Лицензия тагын кемнәргә бирелмәячәк?
Беренче чиратта, белә торып җинаять эшендә шикләнүчеләр һәм гаепләнүчеләр. Икенче чиратта, суд карары нигезендә хокук төзәтү урыннарыннан чыгарылган, әмма реабилитация үтмәгәннәр. Мәсәлән, ике яклы килешү буенча гаеплене төрмәгә утыртмаган очраклар да еш кына булып тора. Мисал өчен, үлем очрагына китергән авария ясаучылар. Килешү буенча каза күрүченең туганнары гаеплене кичерсәләр дә, бу очрак корал һәм лицензия алуга киртә булып торачак.
Законга тагын бер җитди өстәмә кертелде. Водитель спиртлы эчемлекләр яки наркотик матдәләр куллануда шикләнелеп тә медицина тикшерүе үтүдән баш тартса, коралга лицензия алуга чикләүләр кертелә. Эчеп тотылган яисә медицина тикшерүеннән баш тартканнарның водитель таныклыгын 1,5-2 елга тартып алалар. Шушы вакыт үткәннән соң тагын 1 ел дәвамында коралга лицензия алып булмаячак. Әгәр Эчке эшләр органнары яки Федераль иминлек хезмәте кешегә “җәмгыять өчен куркыныч” дигән бәяләмә бирсә, бу кешегә коралга лицензия бөтенләй бирелмәячәк. Бүгенге көндә кулында лицензиясе булган гражданинны да шундый ук тикшерү аша үткәрү хокукы бирелә Җәмгыятькә хәвеф тудырырга мөмкин дигән кечкенә шик булса да аның коралы һәм лицензиясе тартып алыначак.
Участок инспекторы үзе күзәтчелек иткән җирлектә эчкече һәм гаугалы кешеләрне белеп тора. Андыйлар кулында да рәсми теркәлгән һәм лицензияле корал бихисап. Әлегә кадәр андыйлар корал саклау тәртибен үтәмәсә, яисә җәмәгать урынында корал күтәреп йөрсә, аларга штраф салалар, яисә 15 көнгә ябып куялар иде. Яңа закон нигезендә участок инспекторы белешмәсе буенча андый гаугалы һәм эчкече кешеләргә дә лицензия бирү һәм корал сату тыелачак.
Узган атнада гына да Новосибирск һәм Иркутск өлкәләрендә ике ир кешенең явыз нияттә корал куллануын зәңгәр экраннар аша күрдек. Берсе урамда атыш оештыра, икенчесе фатир балконыннан ут ача. Әлегә кадәр җәрәһәтләнүчеләр булмаса, аларга административ штраф кына салына иде. Коралын тартып алырга рөхсәт ителмәде. Яңа законга ярашлы, корал бернинди суд карарын да көтмичә, тартып алыначак. Күптән шундый кырыс закон кирәклеген гади кешеләр дә, хокук саклау органнары да, депутатлар да белеп торалар иде. Чөнки корал үтерми – кеше үтерә. Тик нигәдер, андый законнар кабул иткәнче, дистә еллар үтеп китә. Ни өчен шулай?