Җәмгыять
17 март 2023, 10:01

Безнең хәрбиләр үзләрен күрсәтер әле

Америка дронының Кара диңгездә батуы НАТО илләренә кисәтү.

Безнең хәрбиләр үзләрен күрсәтер әлеБезнең хәрбиләр үзләрен күрсәтер әле
Безнең хәрбиләр үзләрен күрсәтер әле

Русия Оборона министры Сергей Шойгу Су-27 пилотларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар MQ-9 Reaper дронының махсус операция өлкәсе чикләрен бозуны булдырмадылар. Махсус хәрби операция барган күк киңлегенә керү чикләнгән иде. Бу өлкә чикләренең халыкара һава киңлеген кулланучыларга җиткерелүе һәм халыкара стандартлар нигезендә тормышка ашырылуы да билгеле.

 14 март иртәсендә, Америка MQ-9 пилотсыз очкычы Кара диңгез өстендә һава киңлеген куллану өчен вакытлыча режим чикләрен бозган. Министрлык әйтүенчә, очкыч Кырымдагы Русия чигенә таба оча. Чикләнгән һава киңлеген бозучыларны ачыклау өчен Русия хәрби очкычлары һавага күтәрелә. Оборона министрлыгы билгеләп үткәнчә, кискен маневр аркасында пилотсыз очкыч контрольсез очышка кереп, биеклекне югалтып диңгезгә бата. Оборона министрлыгы ассызыклаганча, Русия пилотлары MQ-9 белән бәрелешмәгән, корал кулланмаган һәм база аэродромына исән-сау әйләнеп кайткан. АКШ һәм НАТО берлеге илләре безнең хәрбиләрне гаепләргә тырышалар. Әмма, үзләренең дроны төшергән видеоязмада да бәрелешү һәм корал куллану булмаганлыгы ачык күренеп тора. Шуңа карамастан, Русияне гел гаепле иттеләр һәм дәвам итәләр. Матбугат һәм телеведениенең көчен шунда күрәбез инде...

Чыганак: РИА Новости

Фото: rbc.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас