Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2023, 15:25

Лизингка - автобус

Ташламалы лизинг программасы буенча беренче туристик автобус бирелгән.

pravitelstvorb.ru
Фото: pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасында лизингка туристик автобус сатып алу буенча беренче килешү гамәлгә ашырыла. Килешү «Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе» һәм «Милли туристик компания» җәмгыятьләре туристик операторы арасында төзелгән. Автобусның бәясе 11,52 млн.сум тәшкил итә. Лизинг ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты һәм «Башкортстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмын үстерү» дәүләт программасы кысаларында күрсәтелде.

YUTONG маркалы туристик автобус 53 урынга исәпләнгән һәм туристларны озын араларга йөртү өчен тулысынча яраклаштырылган. «Милли туристик компания» җәмгыяте белән ташламалы лизинг килешүе еллык 8% ставкасы һәм 60 айга төзелгән.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор: Ильфира Нигматуллина
Читайте нас