

Башкортстанның барлык шәһәр-районнарында 18 мартта Кырым һәм Севастопольнең Русия белән берләшү көненә багышланган “Кырым язы” фестивале дип аталган чаралар узачак. Хакимиятләр аларны ачык мәйданчыкларда – мәйданнарда, паркларда, скверларда, яр буйларында, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, шулай ук музейлар, мәдәният сарайлары, концерт заллары, күргәзмә заллары биналарында оештыралар.
13-17 март көннәрендә
Уфада республика Хәрби дан музее «Кырым-1944» белем бирү лекцияләре үткәрә. Анда ук «Севастополь - рус даны шәһәре» электрон күргәзмәсе оештырыла.
14-17 март көннәрендә
Уфада Башкортстан Республикасы Милли музее мәктәп укучылары өчен «Безнең якташларыбыз-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Кырымны азат итүчеләр» мәдәни - белем бирү чаралары үткәрәчәк.
17 март
Уфада 8 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм укучыларының фортепиано музыкасы концерты Нестеров исемендәге сәнгать музеенда 17.00 сәгатьтә башлана.
18 март
Республика халкы «Кырым» нәфис фильмын карый алачак (Русия, 2017 ел, сюжет реаль вакыйгаларга нигезләнгән, фильм Русия һәм Украина офицерларына багышланган).
Уфаның «Нур» дәүләт театрында 10.00 сәгатьтә Зур зал фойесында «Бахчисарай фонтаны» спектакленнән фотосюжетлар тематик күргәзмәсе, 12.00 сәгатьтә «Юлда яктылык табу» театральләштерелгән тамашасыннан фотосюжетлар күргәзмәсе ачылачак, 14.00 сәгатьтә тамашачылар «Нур»театры артистлары башкаруында Кырым һәм Кавказ халыклары җырларының видеоязмаларын күрә алачак.
19 март
Уфа “Нур” татар дәүләт театры кунакларны «Кырым һәм Русия-бер язмыш! " әдәби – музыкаль кунак бүлмәсенә чакыра. 18.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак: pravitelstvorb.ru