

Югары икътисад мәктәбенең хокук факультеты преподавателе Константин Киктенко русиялеләргә иске документларны саклау срокларын атады. Киктенко сүзләренчә, паспорт, туу, үлем, никах турында таныклыкларны, ИНН, медицина һәм пенсия страховкалары карточкаларын “мәңге сакларга” кирәк. Милеккә кагылышлы документларны да шулай ук (алар ЕГРНда электрон вариантта булса да).
Моннан тыш, банк ипотекасы яисә башка займны түләп бетергәч бирелә торган белешмәне дә сакларга кирәк. Дәгъвалар белән мөрәҗәгать итү срогы өч ел булуына карамастан, озаграк вакыт үткәч тә сораулар туарга мөмкин, ди юрист.
Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү турындагы квитанцияләрне өч ел сакларга кирәк, товарларга чекларны – аны кайтарып була торган ике атна дәвамында. Электроника сатып алуга килешүләрне ким дигәндә өч ел яисә гарантия срогы тәмамланганчы сакларга кирәк.
Ә сез иске документлраны саклыйсызмы, дуслар? Бу мәсьәләгә бәйле берәр хәлләргә юлыкканыгыз бармы"
Чыганак: lenta.ru