Җәмгыять
16 март 2023, 12:30

Алар геройлар

Безнең якташларыбыз Бөек Ватан сугышында Кырымны азат итүчеләр.

Алар геройларАлар геройлар
Алар геройлар

Башкортстан Республикасы Милли музее «Кырым язы» акциясе кысаларында Бөре шәһәреннән килгән укучылар өчен мәдәни-белем бирү чарасы үткәрде.

Балалар Кырым ярымутравын немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан күренекле очучыларның, Советлар Союзы Геройларының героик тарихы белән таныштылар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев очучы – штурмовик Перекоп һәм Севастополь өчен сугышларда катнаша.

Мәгүбә Сыртланова, шулай ук Советлар Союзы Герое, По-2 төнге бомбардировщигы очучысы, Тамань, Керчь, Феодосия һәм Севастополь өчен сугышларда катнаша. Севастопольне азат итүдә Мәгүбә үз өлешен кертә. Севастопольдәге Малахов Курганында Борай районыннан артиллерист Таҗетдин Гыйләҗетдинов батырлык күрсәтә. Кырымда кече лейтенант Иван Бережной да сугышкан. Ул үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

- Безнең балаларга экскурсия ошады. Яшь буын өчен мондый чаралар бик файдалы. Хәзерге балалар нигездә гаджетларда, аларның кайберләре генә безнең данлы тарихыбызны өйрәнә, Интернетта тарихи материаллар эзли. Бигрәк тә бүген мондый чаралар бик мөһим. Балаларыбыз безнең бөек илдә яшәвебезне белергә тиеш. Тарихны белсәләр, бүгенгесен кадерләрләр һәм аңларлар, - диде төркем җитәкчесе Алена Осинцева.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас