Җәмгыять
15 март 2023, 05:40

Бушлай юристны каян табарга?

Эштән законсыз азат иткәннәре өчен судка бирергә уйлыйм.

Бушлай юристны каян табарга?Бушлай юристны каян табарга?
Бушлай юристны каян табарга?

   Эштән законсыз азат иткәннәре өчен судка бирергә уйлыйм. Адвокатка акчам юк. Бушлай юрист хезмәтенә хакым бармы?

                                   Д. Фәйзуллин

 - Хезмәт бәхәсләре бушлай юристка хокук бирүче проблемалар исемлегенә керә. Ләкин закон тарафыннан бу барлык кешеләр өчен дә түгел, ә льготалы категория гражданнар өчен генә каралган. Мәсәлән, кереме яшәү минимумыннан аз булганнарга, - ди адвокат Екатерина Тютюнникова. – Бушлай хокукый ярдәм үз эченә торак-коммуналь хуҗалыгына, социаль ярдәм чараларына, күчемсез милеккә, алиментларга, аналык һәм аталыкка кагылышлы бәхәсләрне ала.

     Бушлай юристан шулай ук 1 һәм 2 группа инвалидлары, ятим балалар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, социаль ярдәмгә мохтаҗ яки дәүләт алдында аерым хезмәтләре булган башка категория кешеләр файдалана ала.

     Льготалары булучылар бушлай адвокатны төбәкләрдәге юридик ярдәм үзәкләре һәм дәүләт хезмәтләре сайтыннан таба ала.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас