Җәмгыять
15 март 2023, 06:05

Банкомат картадан акчаны “списать итте, әмма бирмәде

Нишләргә?

Банкомат картадан акчаны “списать итте, әмма бирмәдеБанкомат картадан акчаны “списать итте, әмма бирмәде
Банкомат картадан акчаны “списать итте, әмма бирмәде

Банкоматтан акча алырга булдыгыз, ди. Тик ни гаҗәп, акчалар исәптән сызылды, ә банкомат  сумманы чыгарып бирмәде. Нишләргә?

    Әйе, кызганычка каршы, шулай да булырга мөмкин. Яки киресенчә, картаны акча салып тулыландырасың, ә бу хактагы СМС килми. Мондый хәлдә нәрсә эшләргә?

  1. Беренчедән, паникага бирелмәскә. Банкомат экранын һәм аның номерын фотога төшерегез, операциянең датасын һәм төгәл вакытын язып алыгыз. Банкомат чек бирсә, аны саклагыз.
  2. Банкоматта күрсәтелгән номерга шалтыратыгыз һәм булган хәл турында сөйләгез.
  3. Картаны биргән банкның теләсә кайсы бүлегенә барыгыз һәм дәгъва белдерегез. Гаризада түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

- шәхси мәгълүматларны, телефон номерыгызны;

- банкомат номерын, операция эшләнгән көнне һәм вакытны;

- операциянең кайсы этабында хата килеп чыккан һәм сез нинди суммада акча югалттыгыз;

- акчаны алу өчен счет номерын.

    Гаризаның мөһер басылган күчермәсен сорап алыгыз.

    Әгәр банкның башка бүлекчәләре булмаса, ярдәм хезмәтенә шалтыратыгыз яки языгыз. Алар сезгә алга таба ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырлар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас