

Фатир арендалап яши башладык. Аренда хакы турында килештек. Ләкин бер ай да яшәмәдек, фатир хуҗасы аренда хакын күтәрүе турында әйтте. Моны ул торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренең бәясе арту белән аңлатты. Аның ягыннан болай итү законлымы?
И. Динисламов
“Фатир арендалаганда иң яхшысы – фатир хуҗасы белән язма килешү төзү, - ди бу уңайдан юрист Юрий Капштык. – Анда аренда хакы, аның кайчанга кадәр гамәлдә булуы күрсәтелергә тиеш. Шул срок үтми торып, беркем дә килешүдә күрсәтелгән шартларны үзаллы үзгәртергә тиеш түгел. Үзгәрешләр ике якның да килешүе белән генә мөмкин”.
Бердәнбер искәрмә – аренда хакына коммуналь түләүләр дә кертелгән һәм ул түләү арткан очрак. Коммуналканың артуы – өченче затларның гамәле, аңа фатир хуҗасы да, арендалап яшәүче дә тәэсир итә алмый. Димәк, килешү буенча түләү суммасы да шул берәмлеккә артачак.
Калган барлык очракларда кыю рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә була. Фатир хуҗасы аренда хакын үзаллы арттырса, суд арендаторны яклаячак.