Җәмгыять
14 март 2023, 06:48

Булачак табиблар укырга өчәр ел йөрмәгән

Кайсы - Балида, кайсы авылда яткан.

Булачак табиблар укырга өчәр ел йөрмәгәнБулачак табиблар укырга өчәр ел йөрмәгән
Булачак табиблар укырга өчәр ел йөрмәгән

Уфа дәүләт медицина университеты студентлары үзләре урынына дәрескә икенче кешеләрне җибәргәннәр. Моның өчен алар социаль челтәрләрдә махсус төркем оештырганнар. Бу аферада катнашучыларны шундый игъланнарга "лайк" куючылар аша ачыклаганнар.

Лекцияләргә йөрмәгәннәрне сизмәсеннәр өчен, "Синең өчен БДМУга барып кайтам" дигән төркемгә кереп, акчага дәрескә йөрергә риза булган кешене табарга кирәк. Бу схема ике якка да файдалы: студентлар дәрес калдырмый һәм буш вакытлары да күп, деканатка да "студентлар йөри" дип отчет бирү өчен әйбәт.

Бу хәл өч ел дәвам иткән, тик Адель исемле бер студентның эзенә төшкәч кенә нокта куелган. Ул үзенә алмашчы табып, Бали утравына кояшта кызырга киткән. Бу алдашуда катнашкан барлык студентларны да университеттан куганнар. Деканат бу хәлне белгәч, эзәрлекли башлаган. Социаль челтәрләрдә аноним постлар язучыларны һәм үзләренә алмаш эзләүчеләрне табу мөмкин түгел, әлбәттә. Әмма андыйларга ярдәм итәргә әзер булучылар күренеп тора, алар беркемнән дә яшеренми. Игъланнарга "лайк" куючы кешеләр белән әңгәмәләшкәч, чын студентларны табып, чакыртканнар. Ләкин алар укуларын дәвам итү өчен түгел, ә документларын алу өчен килгәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас