Җәмгыять
14 март 2023, 04:42

Баймак укучылары махсус операциядәгеләр өчен окоп шәмнәре ясый

bv02.infobv02.info
Фото:bv02.info

Бөтен ил буйлап хәрбиләргә төрле яклап ярдәм итү оештырылган.

Бу изге эшкә Баймак шәһәренең 1 санлы мәктәбе укучылары да укытучылар белән берлектә кушылган. Балалар педагоглар белән бергә СВО зонасындагы хәрбиләр өчен блиндаж шәмнәре ясыйлар. Андый шәмнәр газ  баллонныннан аермалы буларак 4-8 сәгатькә җитә, баллоннар исә 15-30 минутка гына җитә. Шәмнәр белән палатканы, кулларны җылытырга мөмкин, киемнәрне киптереп була һәм кыр шартларында су кайнатып була.

Шушы шәмнәргә салынган  күңел җылысы һәр солдатны җылытыр дип ышана укучылар.

Исегезгә төшерәбез, узган елның 24 февралендә Президент Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлауны игълан итте. Елдан артык вакыт үтте, әмма бу конфликтның очы-кырые күренми әле...

Чыганак: bv02.info

 

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас