Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2023, 15:00

Радий Хәбиров Мохсен Резаи белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Радий Хәбиров  Мохсен Резаи белән очрашты
Радий Хәбиров Мохсен Резаи белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

 

“Икътисади мәсьәләләр буенча Иран вице-президенты Мохсен Резаи әфәнде белән очраштык, бу ил белән Башкортстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында сөйләштек. Мин Резаи әфәндегә Иран белән хезмәттәшлекне ныгытырга ниятләвебез, Башкортстан белән Иран арасында үзара хезмәттәшлек буенча эшче төркем турында сөйләдем. Башкортстан - Русия нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше үзәкләренең берсе. Безнең предприятиеләр нефть-газ җиһазлары, автобуслар, вертолетлар, бетон ташучы автомобильләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы техникасы, "Су" һәм "МиГ" реактив самолетлары өчен двигательләр җитештерәләр. Безнең күп кенә предприятиеләребез дөнья базарына йөз тота. Безнең товар әйләнеше 80 процентка экспорттан тора. Өстәвенә, өчтән икесе - чимал булмаган экспорт. Башкортстан белән Иран арасындагы товар әйләнеше әлегә 100 млн. доллар күләмендә. Мин ышанам, якындагы елларда, ким дигәндә, бу күрсәткечне икеләтә арттырачакбыз. Әлбәттә, ике яклы хезмәттәшлек икътисад өлкәсе белән генә чикләнми. Без фән, мәгариф, медицина туризмы өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез. Очрашуда без Резаи әфәндедән Иран белән Башкортстан арасында хезмәттәшлек итү планнарын контрольдә тотуын сорадык. Алар барысы да безнең юл картасында чагылыш табачак. Ул шунда ук Иран Хөкүмәте әгъзаларына тиешле йөкләмәләр бирде. Көз көне, Республика көне алдыннан, Башкортстанда Иран Ислам Республикасы көннәрен үткәрү тәкъдиме туды. Иран ягы хуплады. Иң мөһиме, Иран Башкортстанга, ә Башкортостан - Иранга инвестицияләргә әзер. Халыкара икътисади хәл безне бу юнәлештә этәрә. Бүгенге очрашу өчен Мохсен Резаи әфәндегә рәхмәт әйтәм, аны бик нәтиҗәле дип саныйм. Яхшы кәеф белән алга таба хәрәкәт итәбез”, - дип яза ул.

 

Радий Хәбиров  Мохсен Резаи белән очрашты
Радий Хәбиров Мохсен Резаи белән очрашты
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: