

Ике як өчен дә файдалы.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясенең Иран Ислам Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов һәм Иранда Русия сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин белән очрашты.
- Безнең мөнәсәбәтләрнең төбәк аспекты бик мөһим роль уйный. Ике ил арасындагы элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту белән беррәттән, Русия һәм Иран арасында регионнар арасындагы мөнәсәбәтләр дә әһәмиятлерәк була бара. Хәзер Башкортстан хезмәттәшлек итәчәк территорияләрнең якынча географиясе билгеләнә. Алар арасында Меркези провинциясе бар, ул ныклы сәнәгать һәм фәнни потенциалга ия, - диде Иран Ислам Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов.
Алексей Дедов белән әңгәмәдә республика башлыгы ассызыклаганча, визит кысаларында Башкортстанның рәсми делегациясе Иран партнерлары белән хезмәттәшлек итүнең иң перспективалы юнәлешләрен билгеләде.
- Без эшлекле элемтәләрнең яхшы баруына бик шат. Мин монда экспорт, импорт, үзара хезмәттәшлек, шул исәптән туристлык өчен тагын бер үсеш ноктасы таптык дип өметләнәм, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Алга таба төбәк җитәкчесе Русия дипломатик миссиясе җитәкчесе белән Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек итүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты.