Җәмгыять
13 март 2023, 14:27

Бу рекламаның авторына штраф чәпәгәннәр

Ни өчен икәнен аңладыгызмы? 

Бу рекламаның авторына штраф чәпәгәннәрБу рекламаның авторына штраф чәпәгәннәр
Бу рекламаның авторына штраф чәпәгәннәр

Уфадагы бер торак комплексының реклама авторына, «Ах, у ели во дворе» дигән шигырь юлларын кулланган өчен 4 мең сум штраф салганнар.

Иргә РФ "Реклама турында законнарны бозу" буенча вазифаи затлар өчен каралган 14.3 маддәнең 1нче өлеше буенча минималь штраф билгеләнгән.

Гыйнвар аенда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең БР буенча идарәсенә караган реклама буенча эксперт советы шигырьдә әдәпсез сүзләр бар дип санаган. Ведомство, белгечләрнең дәлилләре белән килешеп, реклама андый мәгънәне ишарәләргә тиеш түгел дип саный.

Уфа — Аэропорт юлындагы «Школьная» тукталышы янында урнаштырылган бу бәхәсле баннерны алып ташлаганнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас