

Башкортстанда танылган ат үрчетүче, крестьян фермасы хуҗасы Хәсән Идиятуллин озак авырудан соң вафат булды. Дәүләт Думасы депутаты Римма Утәшева кайгылы хәбәрне раслады. Депутат Хәсән Сәгыйтьҗан улының Ватан патриоты булуын һәм кыенлыклар алдында беркайчан да артка чигенмәвен искәртте.
“Мин Хәсән Сәгыйтьҗан улын җәмәгать эшенә кадәр белә идем. Мин атларны яратам, бу нәфис һәм акыллы хайваннарга сокланам. Хәсән Идиятуллинның Иглин районында атлар үрчетү буенча уңышлы эшләвен белдем, ул үзенең эше белән һәрчак горурланды. Хәсән Сәгыйтьҗан - бик акыллы кеше булды, ул күп укыды, күп шигырьләр белә иде, сүз осталыгы белән кызыксынды, ветеринария медицинасын югарылыкка күтәрде. Сабантуй, ат чабышлары оештыруда да ул соклангыч уңышларга иреште. Иглин районында Бөек Ватан сугышы кардәш халык геройлары аллеясын булдырды. Менә шулай итеп ул үзенең патриотизмын күрсәтте. Хәсән Идиятуллин кебек кешеләр җәмгыятьне берләштерәләр. Аның өчен барлык милләтләрнең дә бер гаилә булуы мөһим иде. Шуңа гаҗәпләнәсе юк - Аллаһ башта иң яхшыларны ала. "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм үзем Хәсән Сәгыйтьҗан улының туганнары һәм дусларының кайгысын уртаклашам”, -диде Римма Утәшева.
Хәсән Идиятуллинның "Уралдагы Ранчо" эко-фермасы проекты XI туризм өлкәсендә илкүләм премиянең "Туристлык чараларын үткәрү өчен иң яхшы табигый һәм күңел ачу зонасы" номинациясендә беренче урынны алды. Аның зур эшләрен шундый югары дәрәҗәдә дәвам итүче булырмы икән?
“Өмет” гәзите коллективы һәм аның дистә меңләгән укучылары исеменнән якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Җәннәтнең түрләрендә булырга язсын, Сезгә!
Чыганак:bashinform.ru
Фото:bashinform.ru