Җәмгыять
10 март 2023, 17:26

Явыз коллекторлардан ничек котылырга?

Гади халыкны елаткан оешмаларны бетерергә уйлыйлар.

Явыз коллекторлардан ничек котылырга?Явыз коллекторлардан ничек котылырга?
Явыз коллекторлардан ничек котылырга?

Дәүләт Думасы депутатлары, чираттагы тапкыр, илдә коллектор агентлыкларын тыярга тәкъдим иттеләр, аларны “безнең җәмгыять тәнендәге яман шеш” дип атадылар. Алар каян килеп чыкты? Коллекторлар бүген ничек эшли? Бу агентлыкларның эшчәнлеге тыелса нәрсә булыр? Аларга нинди гамәлләр кылырга рөхсәт ителми?  Бу язмада шушы сорауларга җавап бирергә тырышырбыз.

ЛДПР депутатлары коллекторлар эшчәнлеген туктату буенча яңа закон проекты эшләп Дәүләт Думасы карамагына тәкъдим итте. Закон проектын башлап җибәрүчеләрнең берсе булган Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов әйтүенчә, коллекторлар Русиядә эксперимент рәвешендә барлыкка килгән һәм бу эксперимент уңышсыз

булган, шуңа күрә бу эшчәнлекне тыярга кирәк. Депутат белдерүенчә, эксперимент  Русиядә  2000 нче еллар башында гамәлгә кертелә. Коллектор агентлыклары иң башта банкларның бүлекчәләре буларак барлыкка килә. 2004 нче елда беренче рәсми агентлык теркәлә. Ил халкы  кредитларга чумган саен, бурыч кайтаручы агентлыкларның да саны арта бара. Эшчәнлекләрен күзәтүче орган, анык кына таләпләр булмау аркасында алар “дөнья хуҗалары”на әйләнә башлыйлар. Әлеге оешмага эшкә алганда кешенең моңа  кадәр суд тарафыннан җинаять җаваплылыгына тартылган булу-булмавын, психологик сәламәтлеген тикшереп торучы да булмый. Ул оешмаларга кем кыю, шул беренче өлгерә  дигән уйдан чыгып эшкә алалар. Закон тарафыннан эш-гамәлләре төгәл билгеләнмәүдән файдаланып, алар  явызланганнан-явызлана баралар. Акчаны кайтарып алыр өчен теләсә нинди адымга барырга да әзер булалар. Кыскасы, 90 нчы еллардагы криминал авторитетлардан да уздыра башлыйлар. Янау, куркыту, физик көч кулланулар гадәти хәлгә әверелә. Алар белән юллары кисешкән кешеләрдә көчле курку хисе туа. Бурычларын вакытында түләмәгәннәрнең телефоннары, ишек кыңгыравы ешрак шалтырый, янаулы смс хәбәрләр, хатлар ява башлый. Түз генә. Күпләр бу басымга түзә алмый, үз-үзенә, хәтта гаилә әгъзаларына кул сала. Бу эшнең төшемле тармак икәнлеген сизеп алган “елгырлар” заманы башлана. Чөнки ул елларда , халыктан бурычларны таләп итү белән шөгыльләнә торган теләсә кайсы юридик зат  дәүләттән рөхсәт алмый гына  лицензиясез коллектор булып китә ала. Коллектор агентлыклары җинаятьчел төркемне хәтерләтә башлый. Аларның кайберләре бурычлы  кешеләрнең мөлкәтенә зыян сала һәм гомерләренә куркыныч белән яный  башлый. Кешеләрнең йортларына, машиналарына ут төртүгә кадәр барып җитәләр.

Хокук органнарына һәм прокуратурага күп төрле шикаятьләр ява башлагач, 2016 елда коллекторлар эшчәнлеге турында беренче канун дөнья күрә. 2017 елда коллектор агентлыкларының бердәм реестры барлыкка килә. Аны  суд приставлары федераль хезмәте алып бара. Федераль хезмәт аларның эшчәнлеген контрольдә тота башлый һәм, хокук бозулар ачыкланганда, реестрдан алып ташлый. Шул рәвешле агентлык рәсми рәвештә эшләү хокукын югалта. Әмма “кара агентлык”  дигән төшенчә барлыкка килә. Кыскасы, рәсми реестрга кергән һәм аңа кермичә генә дә “акча даулаучы” агентлыклар ишәя. Бүгенге көндә ил буенча 600ләп  коллектр агентлыгы эш алып бара. Шуларның 20 проценты  законсыз эшләүчеләр. Федераль хезмәткә ике дәүләт реестры төзергә туры килә: һөнәри коллекторлык оешмалары һәм башка түләттерүчеләр. Һөнәри коллекторларга югары таләпләр куела.  Канун буенча, мондый оешма вәкилләре бурычлы белән аралашуның билгеле бер тәртибен үтәргә тиеш. Таләпләр нигезендә, “йогынты ясау чарасы сыйфатында”  шәхси очрашулар, телефоннан шалтыратулар, смс-хәбәрләр һәм хатлар да кулланылырга мөмкин. Әмма очрашулар атнага бер тапкырдан, шалтыратулар атнага ике тапкырдан артмаска тиеш. Шулай ук аларның бурычлыларны кичке, төнге вакытта борчырга хокуклары юк. Ял һәм бәйрәмнәрдә  кичке 8 дән – иртәнге 9 га кадәр бурычлыны берничек тә “борчырга” ярамый. Әгәр дә заемщик сөйләшергә һәм көтелмәгән “кунак”ларны өенә кертергә теләми икән, ул алар алдында ук ишекне ябып куярга яки бөтенләй ачмаска да хокуклы. Фатирга көч кулланып үтеп керү һәм бигрәк тә милекне таләп итү яки тартып алу омтылышы канун бозу булып тора. Әгәр дә коллекторлар бурычлының эшенә килгән икән, димәк, алар инде канунны бозган. Аларның шулай ук бурычлының эшенә, җитәкчесенә, хезмәттәш-ләренә шалтыратырга хокукы юк. Коллекторлар тарафыннан янаулар   канун тарафыннан тыелган. Бу-

рычлыларга карата физик көч кенә түгел, психологик йогынты да кулланырга ярамый. Болары канун буенча. Ә гамәлдә өстә санап узган “ярамый”лар барысы да кулланыла килде.

2022 елның ноябрь аенда Дәүләт Думасы депутатлары шәхесләрнең бурычларын кайтарту өлкәсендә законсыз эшчәнлек өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләүче закон проектын карый башлады. Чөнки явыз коллекторларны шунсыз “авызлыклап” булмый иде.

 Дәүләт Думасы депутаты, “Халык контроле” федераль проекты координаторы Анна Кувычка бу мәсьәләгә карата шундый фикердә:

– Кызганычка каршы, коллекторлар алдагы эшчәнлекләре вакытында законны үтәмәделәр генә түгел, хәтта законга каршы килгән гамәлләр кылдылар. Эшләү алымнары, кырыслыклары, кайбер очракларда явызлыклары кешеләрдә аларга карата ышанычны югалтты. Алар алдагы көндә дә шулай эшләүләрен дәвам итмәсләр дип кем ышандыра ала? – ди Анна Кувычка.

Коллекторлар бурычлыны судка бирә алмый. Шуңа күрә суд яки җинаять эзәрлекләве турындагы янаулары – бу куркыту гына. Басымнан котылуның бердәнбер ысулы – хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү. Һәм бу вариант – иң нәтиҗәлесе. Матбугат битләрендә  коллекторларга карата  җинаять эшләре ачылу, хокук саклау оешмаларының алар белән җитди рәвештә шөгыльләнүе хакында язып торабыз. РФнең төп кануны – Конституция – шәхси тормыш һәм яшәү урынын кагылгысыз дип билгели. Кешенең шәхси тормышына, өенә законсыз кагылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Коллекторлар да  моны белеп тора, әмма күбрәк табыш аласы килү аңнарын томалый. Табыш дигәннән, бурычлар никадәр күбрәк кайтарылса, процентларда хезмәт хакы да арта бит аларның.

Административ һәм җинаять эшләре арта баруына мисаллар китереп үтәргә кирәктер. Башкортстан буенча 2019 елда 658 коллекторга шикаять язылган. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.

2019 елда кеше хокукларын бозган һәм төрле явыз гамәлләре өчен коллекторларга карата 105 административ эш каралган. Аларга 3 миллион сумнан артык штраф салынган. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк. 2020 елда 80 административ эш буенча хөкем карары чыгарылган.

2021 елда Суд приставлары федераль хезмәте коллекторлар өстеннән  816 шикаять алган. Уфа, Стәрлетамак, Туймазы районнары коллекторлары эшчәнлегенә зарланучылар аеруча күп. Хокук бозулар буенча 118 эш кузгатылган. Коллекторларга 4,8 миллион сум штраф салынган. 2022 ел нәтиҗәләре дә борчуга салырлык. Хокук бозулар буенча 168 административ эш кузгатылган һәм алар буенча 6,4 миллион сум штраф салынган. 2021 ел белән чагыштырганда, штраф күләме 33 процентка арткан. 2016 елдан алып коллекторларның эшчәнлеген көйләү, тәртип урнаштыру буенча дүрт тапкыр законга өстәмәләр кертелгән. Закон кырыслана бара, шул ук вакытта коллекторлар тарафыннан хокук бозулар кимеми. Русия Коммунистлар партиясе 2016 елда ук коллекторлык агентлыкларын бетерү кирәклеге хакында сүз алып бара башлаган иде инде. “Гадел Русия” партиясе 2017 елдан алып бу мәсьәләне ел саен күтәреп чыга килә. ЛДПР партиясе менә инде хәзер икенчегә парламентка бу уңайдан закон проекты тәкъдим итә. Бу закон проекты язгы сессиядә  каралачак, ди Ярослав Нилов.

Күпләрне елаткан һәм рәнҗеткән коллекторлык агентлыклары эшчәнлегенә инде чик куелырмы? Закон проекты закон буларак гамәлгә кергәнче үзебезгә сак һәм уяу булырга кирәк инде. Шул уңайдан кайбер киңәшләр:

1) Коллекторлар белән аралашканда курыкмаска кирәк, кешенең кредит оешмалары алдында үз бурычларын үтәмәве – гражданлык характерындагы эш. Бу кеше җинаять кылган дигәнне аңлатмый.

2) Әгәр дә кеше коллектор белән аралашырга теләми икән, аны беркем дә мәҗбүр итә алмый. Сезнең белән шәхси очрашсалар, юлыгызга чыксалар, шулай ук сөйләшеп тормаска хокукыгыз бар. Әгәр физик көч куллану белән янасалар, кимсетсәләр, полиция чакыртып, хулиганлык гамәлләре турында гариза язарга кирәк.

3) Очрашуга чакырсалар, сөйләшүгә якыннарыгызны, дусларыгызны җәлеп итегез.

4) Үзләрен суд приставы буларак таныштырсалар, таныклыгын таләп итегез.

5) Мөмкин булса, сөйләшкән кешегезне фотога төшерегез.

Сөйләмен яздырып бара алсагыз, тагын да яхшы. Телефонга килгән барлык смс янауларын саклап бару мөһим. Сезгә куркыныч янаса, һичшиксез, полиция чакыртыгыз.

Тагын бер киңәш: бик зур мохтаҗлык булмаса, микрофинанс оешмаларыннан бурычка  акча алмагыз. Алсагыз да килешүне ныклап укыгач һәм күпме кире кайтарырга туры киләчәген төшенгәч кенә имзалагыз. Укымый кул куеп, ятьмәгә капмагыз!

Фото: ТАСС

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас