

Беренче урында Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин, икенче урында Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Рөстәм Нургали улы өченче урында. Бу турыда “Известия” басмасы хәбәр итә.
Белгечләр әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов коммуналь челтәрләрне яңарту программасын гамәлгә ашырып һәм 2024 елда “Киләчәк уеннары”на әзерлек буенча күп очко җыйган. Беренче унлыкка Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Самара өлкәсеннән Дмитрий Азаров, Туладан Алексей Дюмин, Төмәннән Александр Моор, Мәскәү губернаторы Андрей Воробьев, Түбән Новгородтан Андрей Никитин, Белгород өлкәсеннән Вячеслав Гладков.
Чыганак: tatpressa.ru