Җәмгыять
10 март 2023, 09:13

Күршеләрнең хезмәт хакы 3 меңгә күбрәк

Ә без кемнән ким? 

Күршеләрнең хезмәт хакы 3 меңгә күбрәкКүршеләрнең хезмәт хакы 3 меңгә күбрәк
Күршеләрнең хезмәт хакы 3 меңгә күбрәк

Башкортстанда уртача хезмәт хакы Татарстанда яшәүче күршеләрнекенә караганда өч меңгә кимрәк икән.

Мондый аерма беренче ел гына түгел, элек еллардан ук килә. Бу мәгълүматны 2022 ел өчен Росстат биргән. Мәсәлән, Башкортстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 47 168 сум булса, Татарстанда - 50 456 сум. Димәк, аерма өч мең сумга якын.

Шунысы игътибарга лаек, ике ел элек тә ике республика халкының керемнәрендә аерма шундый ук күләмдә булган. 

Күршеләрне куып тотарга кирәк! 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас