

Иске йортны сүткәндә – “снос” вакытында – нинди генә сәер әйберләр тапмыйлар: антиквариат, кайвакыт акчалар, көнкүреш әйберләре... Ә менә Мәскәүдәге бер йортны сүтәр алдыннан фатирларның берсендә гәүдәләре мумиягә әйләнгән ике кеше сөлдәсе табылган. Бу хакта “Московский комсомолец” басмасы хәбәр иткән.
Иң гаҗәбе – фатирның ишеге эретеп ябыштырылган булган. Шулай булгач, ул ишектән беркем керә дә, чыга да алмаган. Хәбәр итүләренчә, бу бичараларның гәүдәләрен йортны сүтәргә әзерлек эшләре барышында табып алганнар.
Мәрхүмнәр – 85 яшьлек хатын һәм аның 58 яшьлек кызы. Алар кроватьтә ятканнар. Фараз итүләренчә, ана белән кыз 2022 елның августында җан тәслим кылганнар. Ни сәбәпле үлгәннәрдер – монысын тикшерүчеләр ачыклый. Ярый ла мәрхүмнәрне кешечә җирләсәләр...