

Новосибирск шәһәрендә бер ханым, үзенең Honda Accord машинасын урлап алып киткәннәрен белгәч, ачуыннан, үзен-үзе кая куярга белмәгәнлектән... супермаркетка кереп, “сафура буран”нары уйнаткан.
Бу хәл видеога эләккән. Инцидентның кадрларын «АСТ-54 Black» телеграмм-каналы бастырган. Алардан күренүенчә, ханым иң башта аракы эчемлекләре торган киштәләрне сыпырып төшергән. Җәмгысы, егермеләп шешәне ваткан.
Соңыннан ачыклануынча, ханымның машинасын ерак та түгел бер урында тапканнар. Хәзер бу хәл уңаеннан тикшерү бара. Ханымга кибеткә салган зыянны капларга туры килә инде.