

Башкортстанда язгы ташкын беренчел мәгълүматлар буенча, 7-18 апрельдә көтелә. Бу хакта 9 мартта матбугат конференциясендә Башгидромет начальнигы Вилора Горохольская хәбәр итте. Ул төгәл фаразның 25 мартта билгеле булачагын әйтте.
Күзәтү мәгълүматлары буенча, март башында Дим бассейнында кар катламындагы су запасы нормадан 33% ка югарырак, Агыйделнең өске агымында норма чикләрендә, ә тулаем алганда ул күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 10-20% ка кимрәк. Агыйдел бассейны буенча карның уртача биеклеге 50-78 см, нормадан тайпылыш декадага 96-150 процент тәшкил итә.
Язгы ташкын чорында елгаларның максималь дәрәҗәсе быел нормадан түбәнрәк көтелә.