Җәмгыять
9 март 2023, 07:25

Янгын хәвефе чорына әзерлек башланды

Республикада  язгы-җәйге янгын хәвефе чорына һәм урман янгыннарын  иртә ачыклауга әзерлек башланды. Бу хакта матбугат конференциясендә  урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов белдерде.

“Узган елда 3000 кешедән арткан мобиль төркемнәр үзләренең нәтиҗәлелеген дәлилләде. Шулай ук урман янгыннарын ачыклауда  “Лесохранитель” видеокүзәтү камералары да зур роль уйный.  Урман янгыннары хәвефе аеруча югары булган алты мунициплитетта  12 камера урнаштырылган. Алар ярдәмендә 13 янгын тиз арада ачыкланып, сүндерелде”, – дип билгеләде Марат Шәрәфетдинов.

Былтыр утның торак пунктларга һәм икътисади объектларга күчүен булдырмауга ирешелгән.

“Кар күп булган саен янгын хәвефе сезоны соңрак башланачак. Авиалесохрана мәгълүматлары буенча, беренчел фаразлар март-май айларында безнең яшел зонада булуны күрсәтә, ләкин без ел саен вакыйгаларның иң начар сценариена әзерләнәбез”, – диде министр.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начальнигы Марат Латыйпов сүзләренчә,  2023 елда урман һәм башка табигый янгыннар хәвефе янаган торак пунктлар,  балалар ялы территорияләре, бакчачылык ширкәтләре  исемлеге төзелгән. Бу исемлеккә 184 торак пункт, 41 балалар ял һәм сәламәтләндерү оешмасы  һәм 44 бакчачылык ширкәтләре белән коллектив бакчалар кергән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас