

Русиядә кеше хокуклары буенча тулы хокуклы вәкил Татьяна Москалькова Украина ягының үз әсирләрен алырга теләмәве турында сөйләгән һәм аларның исемнәрен интернет челтәренә куйган. Украина властьлары рядовой һәм сержантларны исемлектән сызып, алмаштырудан баш тарталар һәм хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертәләр, ди ул.
Шушы көннәрдә күп сөйләшүләр нәтиҗәсендә Русиягә Украинадан тагын 90 әсир кайтты. “Без 160ка 160 форматында әсирләрне алмыштырырга тәкъдим иттек”, - дип сөйләгән Москалькова. Әмма Киев властьлары “ике яклы стандарт” куллану аркасында ун айдан артык инде үз әсирләрен алудан баш тарталар, ди ул. Шулай ук, Украина безнең кайбер әсирләрне бирүдән дә баш тарта. Татьяна Москалькова аларның исемнәрен дә язган Telegram-каналында.
Чыганак: РИА Новости.